2021-06-07 08:58:57
Кичә Авша ярым марафонында катнашып кайттым әле. Әлеге ярыш Истанбулга якын булу сәбәпле һәм утрауны урап кайту мөмкинлеге, яңа тәҗрибә алу форсату белән үзенә тартты. Йөгерешкә кадәр берничә көн дәвамында болытлы һәм хәтта яңгырлы көннәр булса да, ярым марафон көнендә һава торышы йөгерүчеләргә үзе бер сынау әзерләде булып чыкты. Чара көндезге 11дә башланып киткәндә, шактый кыздыра иде. Мин гадәттә старт вакытында су эчмим, әмма кичә бу мөмкин түгел иде, чөнки башланганчы ук авызлар кипте. Ярыш үзе яхшы гына башланып китте, беренче 5 чакрым шактый җиңел, тиз һәм рәхәт үтелде. Болай булса ярым марафонны җиңел генә үтәчәкмен дип уйлап та куйдым хәтта. Әмма әлеге хыяллар инде 7-8 чакрымда чәлпәрәмәгә килде, чөнки серпантин сыманрак озын вә озак күтәрелеш башланды. Аның яртысыннан артыгын җәяү мендек, чөнки йөгерергә хәл калмады. 10нчы чакрымда ниһаять ризык бирделәр (моңарчы бары тик су гына иде). Ризык дигәнем туракланмаган алма булып чыкты. Минемчә йөгерү ярышлары өчен
алма шактый уңышсыз ризык, эчне тутыра, озак эшкәртелә һәм әллә ни файдасын да күрмәдем. Банан һәм апельсин булмаганга, 2-3 кисәк алма йотып, юлны дәвам иттем. Бөтен кызыгы ярым марафонның икенче яртысында көтеп торган. Кояш шактый кыздырганга, һавасы да хәтта кайнар иде. Асфальт үзе дә кызулык өстәп торды. Үз-үземне чүл уртасында йөгерәм дип хис иттем. 11нче чакрымнан соң хәлсезлек башланды, чөнки кояшта шактый изрәтте, чиләкләп тир акты, әйтерсең лә мунчадан чыктым гына. 12нче чакрымда музыкантлар бераз кәефне күтәрсә дә, алдагы 6 чакрым озын-озын, озак-озак күтәрелү булды. Әлеге күтәрелешләр инде бетмәс сыман тоелды. Тауларны ниһаять менеп җиткәндә һәм төшкәндә хәл тәмам калмаган иде. Соңгы чакрымнарны инде автоматта үттем сыман. Финишка гадәттәгечә Татарстан байрагы күтәреп килеп кердем. Шөкер, бу ярыш та үтелде. Авша ярым марафоны күпмедер катлаулы һәм авыр булса да, миңа ошады, чөнки бу бик мөһим тәҗрибә булды. Эсседә дә, таулы шартларда да йөгерергә өйрәнү бик мөһим. Киләчәктә җиңелрәк булачак.
36 views05:58